«Хокукый киңлектә яшүсмер»: хокук дәресе (12+)
12
Сентябрь 2022
Дүшәмбе
12 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен «Хокукый киңлектә яшүсмер» дигән хокук дәресе уздырды. Чарада балалар хокуклар һәм вазифалар турында мәгълүматны тыңлады, балалар хокукларын яклауны тәэмин итүче документлар, мәкаләләр һәм оешмалар белән танышты, «Балаларның хокуклары һәм вазифалары» видеоязмасын карады. Дәресне «Әкиятләрдә хокуклар» уены дәвам итте, анда яшүсмерләр, «Балалар хокуклары турында конвенция»гә нигезләнеп, әкият геройларының нинди хокуклары бозылуын ачыклады һәм әкият исемнәрен атады. |